news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче тапкыр "Salaam bazaar" хәләл продукция маркеты узачак

Биредә хәләл азык-төлек, дизайнер киемнәре һәм эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, балалар кирәк-яраклары тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). 21-22 октябрь көннәрендә Казанда беренче тапкыр “Salaam bazaar” хәләл продукция маркеты уздырылачак. Үткәрү урыны итеп “Смена” заманча мәдәният үзәге сайланган. Әлеге чараны уздыру идеясе ничек барлыкка килүе, аның максатлары турында “Татар-информ” хәбәрчесенә оештыручыларның берсе Асель Бекеева сөйләде.

“Максатыбыз – хәләл яшәү образы алып баруның авыр булмавына төшендерү. Мөселман хатын-кызлары да матур һәм модалы итеп киенә, заманча тенденденцияләр дулкынында була алуын күрсәтергә телибез. Шулай ук ниятебез һәркемгә үз-үзен танып белергә булышу, яңа дуслар табарга ярдәм итү, аралашу мәйданы булдыру”, – ди Асель Бекеева.

Мондый чараны оештыру идеясе исә Мәскәүдәге “Wandi bazar”ны барып күргәч туган.

“Ул шулай ук мөселман дизайнерлары мәйданы булып тора. Безгә бу чараның ничек узуы, андагы мохит бик тә ошады. Татарстанда, Казанда, шундый маркетка охшаш мәйдан булдыру теләге туды. Бездә яшәүче халыкның яртысы диярлек татарлар, мөселманнар бит. Шуңа мондый мәйдан булдыру бик актуаль, күпмедер дәрәҗәдә кирәк дип тә саныйбыз”, – дип сөйләде Асель Бекеева.

Чараның исеме турында исә, ул болай ди: “Сәлам – ул тынычлык теләү. Без бар кеше өчен ачык һәм хәләлне яшәү образы буларак күрсәтергә телибез”.

Оештыручылар сүзләренчә,” Salaam bazaar”да барысы да бик заманча булачак, шул ук вакытта хәләл продукция генә тәкъдим ителәчәк. Биредә азык-төлек тә, дизайнер киемнәре һәм эшләнмәләре дә, бизәнү әйберләре дә, балалар кирәк-яраклары да урын алачак. Барлыгы 40ка якын катнашучы үз продукциясен тәкъдим итәр дип көтелә. Казандагы хәләл индустрия вәкилләреннән тыш, Чистайдан, Мәскәүдән катнашучылар булачак.

Дизайнерларны берләштерү һәм аларга ярдәм итү мәйданы булудан тыш, “Salaam bazaar” кызыклы мәгълүмат җиткерү максатын да куя. Хәләл продукция сатудан тыш, бу мәйданда чыгыш ясарга Санкт-Петербургтан блогерлар чакырылган. Шулай ук мөселманнарны борчыган мәсьәләләр буенча психологлар да аңлатма бирәчәк.

“Алга таба, Иншалла, барысы да яхшы узса, әлеге чараны тагын да зуррак масштабта уздырырга, тагын да күбрәк шәһәрләрне җәлеп итәргә ниятлибез”, – ди оештыручылар.

Ике көн эчендә "Salaam bazaar" маркетында 2000гә якын кеше булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100