news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда беренче тапкыр нанотехнологияләр буенча махсуслаштырылган күргәзмә ачыла
Ул сәнәгатькә кертергә әзер булган нанопроектлар эзләү мәйданы булырга тиеш
Скопировать ссылку
(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Татарстан Республикасында наноиндустрияне үстерү” комплекслы проектын гамәлгә ашыру кысаларында иртәгә Казанда “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” дигән X халыкара конференция эшли башлый. Аңа туры китереп “Казан ярминкәсе”ндә быел тәүге тапкыр “Нанотехнологияләр. Казан 2009” дигән махсуслаштырылган күргәзмә дә оештырыла.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, күргәзмә сәнәгатькә кертергә әзер булган нанопроектлар эзләү мәйданы булырга тиеш. Ул нанотехнологияләр буенча төбәк һәм комплекслы проектларны гамәлгә ашыруга,фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерциализацияләүгә, базарга югары технологияле продукцияне чыгарырга ярдәм итәргә, нанопродукция сату базарын формалаштырырга тиеш. “Казан ярминкәсе”нең павильонында наноматериаллар һәм нанотехнологияләр, наноматериаллар җитештерү өчен технология һәм җиһазлар, наноинженерия һәм наноэлектроника, компонетлар һәм микросистемалар өчен наноматериаллар тәкъдим ителәчәк.
“РОСНАНО” дәүләт корпорациясе, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Фәннәр академиясе, Казан мэриясе булышлыгында уздырылучы бу чарада илнең сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары, фәнни-тикшеренү һәм проект институтлары, югары уку йортлары, фәнни лабораторияләр, инвестиция фондлары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, Россия һәм чит илләрнең сәнәгатьнең төп тармакларына нанотехнологияләр кертү белән шөгыльләнүче эшлекле даирә вәкилләре катнашыр дип көтелә. Белгәнебезчә, бүген Татарстан вузлары, сәнәгать предприятиеләре һәм фәнни оешмалары “РОСНАНО”, “Курчатов институты” белән берлектә “ТР сәнәгать предприятиеләрендә нанотехнологияләр һәм наноматериаллар төзү, кулланылышка кертү” буенча комплекслы проектны гамәлгә ашыруда катнаша.
Ә инде “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” дигән традицион конференциягә килгәндә, аны Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты оештыра. X юбилей конференциясе нанофән һәм нанотехнологияләрнең фундаменталь проблемаларына, авиа-, машина төзелеше, нефтехимия һәм приборлар төзелешендә нанотехнологияләр куллану мәсьәләсенә багышлана. 8 декабрьгә пленар утырыш планлаштырылган, 9 декабрьдә конференция фәнни секцияләрдә эшен дәвам итәчәк. Алар нефтехимия сәнәгатендә, авиа-, аэрокосмик өлкәдә, машина төзелешендә нанотехнологияләргә, наноиндустрия өчен белгечләр хәзерләүгә багышлана. Шулай ук “Нанофән - инновация технологияләре өчен” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы узачак. Күргәзмә һәм конференция 10 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2