Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда беренче тапкыр “Мөселман” балеты күрсәтелде
Казанда беренче тапкыр “Мөселман” балеты күрсәтелде
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Кичә “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында “Борынгы бабалар авазы” дип исемләнгән Айрат Фазылҗановның концерты узды. Әлеге концерт шуның белән үзенчәлекле – анда Айрат Фазылҗанов беренче тапкыр “Мөселман яисә иманга юл ” балетын күрсәтте. Ул Казанның 1000 еллыгына багышланган иде.
Балетны Айрат Фазылҗанов өчен “Дәрвиш” төркеме көенә хореограф Наил Ибраһимов әзерләгән. Анда кешенең Аллага ышануы, тормышының мәгънәсе, рухи көче тасвирлана.
Айрат Фазылҗанов һөнәре буенча – табиб (эндоскопист). Бию аның яраткан шөгыле генә булса да ул төрле бәйгеләрдә катнашып килә.
Айрат Фазылҗанов белән бергә концертта Ирина Позняк , “ЭОС” яшьләр эксперименталь театры, “Пантера” камера балеты, “Дорога из города” бию театрлары чыгышлары булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз