news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда беренче тапкыр лифтлы юл кичүе ачыла

Шул рәвешле, инвалидлар, карт кешеләр һәм баласын кул арбасында алып барган ата-аналарга яңа уңайлык булдырыла

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә сәгать иртәнге 10да Казанның Фатих Әмирхан проспекты белән Академик Лаврентьев урамы чатында беренче тапкыр лифтлы җир өсте юл кичүе ачылачак. Шул рәвешле, инвалидлар, карт кешеләр һәм  баласын кул арбасында (коляскада) алып барган ата-аналарга уңайлыкның яңасы – махсус лифт белән җиһазландырылган кичү булдырылачак.

 Казан мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, 10 ноябрь – Россия милициясе көнен һәм Яңа Савин районының 15 еллыгын бәйрәм итү кысаларындагы бу тантаналы чараны оештыручылар анда республиканың ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мансур Хафизов, Яңа Савин районы хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, төзелеш оешмалары вәкилләре катнашачак, дип вәгъдә итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot