news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче тапкыр “Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайланыш” акциясе уза

Тамашачылар өчен кыр кухнясы эшләячәк һәм МиГ-29 истребительләрендә авиация осталары чыгыш ясаячак.

Казанда беренче тапкыр “Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайланыш” акциясе уза
архив, Султан Исхаков

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Оксана Романова). 20 октябрьдә Казан беренче тапкыр “Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайланыш” массакүләм акциясенә кушыла. Әлеге чара турында бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

“Хәрби көчләрдә контракт буенча хәрби хезмәтне популярлаштыру максатыннан 20 октябрьдә башкалада “Казан” гаилә үзәге мәйданында беренче тапкыр “Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайланыш” масштаблы акциясе уза. Шулай ук без Хәрби көчләрдәге хезмәт турында да сөйләячәкбез. Заманча үрнәктәге хәрби техника, хәрби форма күргәзмәсе оештырыла.

Татарстан, Үзәк хәрби округ иҗат коллективлары чыгышы, Үзәк спорт клубы спортчылары мастер-класслары булачак, МиГ-29 истребительләрендә авиация осталары чыгыш ясаячак”, - диде Сергей Погодин.

Чара 20 октябрьдә 10.00 сәгатьтә башлана. Күңел ачу программасыннан тыш, кыр кухнясы эшләячәк. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пунктлары, мәгълүмат хәрби-укыту пунктлары булачак.

“Акция башка шәһәрләрдә 2015 елдан үткәрелеп килә. Быел бу программага без дә кушылдык”, - дип сөйләде Татарстан хәрби комиссары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100