news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче тапкыр “КиноМәүлид” узды

Мөхәммәт пәйгамбәрнең нәсихәтләре визуаль сәнгать аша күрсәтелде.

Казанда беренче тапкыр “КиноМәүлид” узды
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Кичә, 6 декабрь көнне “Казан Ривьера” күңел ачу үзәгендә Мәүлид бәйрәменә багышланган кичә оештырылды. “КиноМәүлид-2017” дип аталган чарада ике кыска метрлы фильмнарның премьерасы тар даирәгә тәкъдим ителде.

Интерактив концерт белән үрелеп барган фильмнарны тәкъдим итү кичәсендә Татарстан Диния нәзарәте, Казан мөхтәсибәт вәкилләре, яшьләр килгән иде. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин кичә ачылышында Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне, Мәүлидне уздыру кирәклеге хакында бәян итте. Мондый кичәләр яшьләрне иман юлына җәлеп итүдә, адәм балаларына нәсихәт җиткерүдә зур әһәмияткә ия икәнен раслады.

Казан мэриясенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге башлыгы Илнур Шакиров исә үз чыгышында проект авторларына рәхмәт әйтте, аларга уңышлар теләде.

Мәүлид уңаеннан төшерелгән фильмнар ислам кыйммәтләре турында бәян итә. Фильмны төшерү идеясе Казанның “Иман нуры” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закировныкы. “Һәр проектны тормышка ашырганда, без мәчеттәгеләр белән бергә җыелышып фикерләшәбез, - ди “Татар-информ” хәбәрчесенә Нияз хәзрәт Закиров. – Бу безнең беренче кинобыз, моңарчы да без зурлап Мәүлид оештырганыбыз бар иде. Ә бу юлы яшьләр өчен якынрак булган форматны сайладык. Хәзерге яшьләр күбрәк кыска метрлы фильмнар, төрле роликларга өстенлек бирә. Дөресен әйтергә кирәк, визуальлек актуальрәк. Гаилә, тормыш, әти-әни, бала турында нишләп әле без мөселманнар фильм төшермибез, дип уйладык та, Аллага тапшырдык. “Бал-май”студиясенә мөрәҗәгать итәргә булдык. Монда бик креатив яшьләр эшли. “Бал-май”ның җитәкчеләре Марсель Мәхмүтов һәм Рафил Галимуллин теләп проектка алындылар. Шактый уңышлы нәтиҗәгә ирештек дип уйлыйм. Интерактив киноны шәхсән үзем беренче тапкыр күрәм”.

Фильм мәгънәви өлешләренә туры китереп җырчы Илгиз Шәйхрәзиев, Зәринә Вилданова чыгышлары белән үрелде. Нәшиид, мөнәҗәтләр әйтелде, дини һәм заманча татар җырлары башкарылды “Гауга” төркеме музыкантларының “Сәфәр” җыры да кичәгә бизәк өстәде. Илгиз Шәйхрәзиев башкарган “Манара” бәете җыелган дин әһелләре арасында аеруча кызыксыну уятты. Кыска метрлы ике фильмда (исемнәре юк) артистлар Эмиль Талипов, Рөстәм Гайзуллин, Әбри Хәбриев, Инсаф Абдулла, Идел Кыямов һ.б. катнашкан. Мөхәммәт пәйгамбәрнең нәсихәтләре һәм күрсәтмәләре замананың иң үтемле визуаль чарасы – кино сәнгате аша җиткерелде.

Мәүлид уңаеннан төшерелгән ике кыска метрлы фильмнарны киң тамашачыга 2018 елда Нагорный бистәсенең мәдәният йортында күрсәтеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100