news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда беренче тапкыр IT Сабантуй узды

Казанда беренче тапкыр IT Сабантуй узды

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Кичә Х.Ямашев урамында урнашкан DOMO кибетендә IT (мәгълүмат технологияләре) Сабантуе узды. Ул «ICL-КПО ВС» ачык акционерлык җәмгыяте 15 еллыгы уңаеннан, "Казан - Россиянең җәйге мәгълүмат технологияләр башкаласы" акциясе кысаларында оештырылды. Билгеле булганча, әлеге акция 7 июнь көнне старт алды. Һәм аның программасында төрле форумнар, конференцияләр белән беррәттән, балаларга да чаралар каралган иде.

IT Сабантуй шулай ук август башында «ICL-КПО ВС» ААҖ тарафыннан ACE, RACE, GRASE компьютерлары чыгару белән дә бәйле иде. Һәм IT Сабантуй кысаларында узган «компьютер узышлары» уены нәкъ шул яңа өч компьютерда башкарылды. Әйтергә кирәк, бу «компьютер узышлары» уены 20, 27 август һәм 3 сентябрьдә Казан, Яр Чаллы, Уфа, Ульян, Тольятти, Йошкар-Ола шәһәрләрендә оештырыла.

Кичә узган «компьютер узышлары» уенында күбрәк яшүсмерләр катнашты һәм 3 сәгать дәвамында алар виртуаль рәвештә бер-берсе белән ярыштылар. Нәтиҗәдә, Казаннан 15 яшьлек Альберт Зарипов җиңү яулады. Аңа компьютерда уйнау өчен руль бүләк ителде.

Моннан тыш, Сабантуйда ноутбукларда Интернетта эзләү чемпионаты оештырылды. Анда һәр биремдә икешәр кеше катнашты һәм алар эзләү системалары аша тәкъдим ителгән сүзләрнең мәгънәсен эзләделәр.

Шулай ук уеннар белән чиратлашып төрле бәйгеләр дә үтте. Сорауларның күбесе «ICL-КПО ВС» җәмгыяте, ул чыгарган продукция белән бәйле иде. Кыскасы, Сабантуй яшьләр өчен чын бәйрәмгә әверелде.

«ICL-КПО ВС» ААҖ барлык катнашучыларга бүләкләр, аерым алганда футболкалар, бейсболкалар, ручкалар, блокнотлар бүләк итте.

Әйтергә кирәк, 2005 елны компаниянең үз продукциясен һәм хезмәтен тәкъдим итү 54 процентка үскән һәм 851,8 миллион сумны тәшкил иткән. Шул ук вакытта 80 процент әйбер Татарстаннан читкә сатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot