news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче тапкыр халыкара төрки кино фестивале була

Татарстаннан фестивальдә “Бибинур” фильмы күрсәтеләчәк.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Казанда 21 марттан 25 мартка кадәр халыкара төрки киносы фестивале була. Бу хакта Татарстан халыкларының Дуслык йорты матбугат үзәге хәбәр итә.

Фильмнар “Мир” кинотеатрында күрсәтеләчәк, халыклар Дуслык йортында төрле илләр кинематографистлары белән иҗади очрашулар узачак. Фестиваль ленталарын шулай ук Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә күрсәтү дә планлаштырыла. Моннан тыш, фестиваль кунаклары “Нәүрүз” бәйрәмендә катнашачак.

Татарстан башкаласына кинофорумга Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һәм Төрекмәнстан вәкилләре җыелачак. Безнең илне Татарстан, Башкортстан, Якутия, Хакасия һәм Чувашстан кинематографистлары тәкъдим итәчәк. Татарстаннан фестивальдә Юрий Фетингның “Бибинур” фильмы күрсәтеләчәк.

Фестивальдә җиңүчеләр һәм призлар булмаячак. Дөнья кинематографистлары әйтүенчә, кино залларының тулы булуы иң зур бүләк булачак.

Фестиваль форматы күчмә итеп эшләнгән. Киләсе елда ул киноленталарны күбрәк кешеләр күрә алсын өчен башка илгә күчәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100