news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда беренче тапкыр Халыкара ислам археологиясе конгрессы узачак

Фәнни форумда Россия, Казахстан, Әзербайҗан һәм Украинадан 60 тан артык галим катнашачак

  (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). 26- 28 сентябрьдә Казанда беренче тапкыр III Халыкара ислам археологиясе конгрессы узачак. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конгресста Россия, Казахстан, Әзербайҗан һәм Украинадан 60 тан артык галим катнашачак. Фәнни форумны Татарстан Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты катнашында республика Фәнннәр академиясе оештыра. Проектны тормышка ашыручы партнерлар - Россия ФА Археология институты, РФА Көнчыгышны өйрәнү институты, Дәүләт Эрмитажы, Казан федераль университеты һәм Россия тарих җәмгыятенең Казан бүлеге.

Фәннәр академиясе ачыклык керткәнчә, заманча археология бергәлегендә Халыкара ислам археологиясе конгрессы - ул мөһим фәнни проектларны тәкъдим итү, актуаль проблемалар буенча фикер алышу, ислам голәмәсенең үткәнен өйрәнү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче галимнәргә этәргеч бирү мөмкинлеге.

Беренче тапкыр Халыкара ислам археологиясе конгрессы 2005 елда Төркиянең Истанбул шәһәрендә узды. Икенче тапкыр 2011 елда Пакыстанның Исламабад шәһәрендә үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot