Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда беренче тапкыр фин-угыр халыкларына багышланган кичә узды
Мордва, мари һәм удмурт халыклары кунакларны мәдәнияте һәм милли йолалары белән таныштырды.
(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Казанда беренче тапкыр фин-угыр халыкларына багышланган кичә узды. Чараны мордва, мари һәм удмурт милли-мәдәни автономияләре оештырды. Алар үзләренең мәдәнияте һәм милли йолалары белән таныштырды.
Кичәдә фин-угыр халыклары, ягъни мордва, мари һәм удмуртлар үзләре турында презентация тәкъдим итте. Килгән кунаклар бу халыкларның тарихы, милли йолалары, мәдәнияте, җырлары белән танышты.
"Чараның төп максаты - Казан халкын фин-угыр халыклары белән таныштыру. Кичәдә венгр халкы вәкилләре һәм консулы да бар иде. Махсус бу кичә өчен Мәскәүдән килүчеләр дә булды", - дип сөйләде "Татар-информ"га Татарстан Республикасы удмуртлары милли-мәдәни автономиясенең башкарма җитәкчесе Марина Иванова.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда 23 меңнән артык удмурт, 19 мең тирәсе мари һәм 19 меңгә якын мордва халкы яши. "Мондый кичәләр киләчәктә дә булачак, килгән кешеләр дә канәгать калды. Татарстанда яшәүче башка халыкларның кичәләрен оештырыр идек, ләкин әлегә мөрәҗәгать итүчеләр юк. Әйтик, мин Татарстанда коми-пермяк халыклары яшәвен беләм. Тик алар гореф-гадәтне, телне саклауда кызыксынуларын күрсәтми", - ди Марина Иванова.
Быел Чаллы шәһәрендә дүртенче тапкыр фин-угыр фестивале узар, дип көтелә. Аны оештыруда Татарстан Президенты ярдәм күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз