news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда беренче тапкыр фигуралы шуу буенча Россия беренчелегенең финалы узачак
Турнирда Татарстан данын Республика олимпия резервы мәктәбендә шөгыльләнүче 6 спортчы яклаячак
Скопировать ссылку
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Кристина Иванова). 18-21 март көннәрендә Казанның Спорт сарае базасында беренче тапкыр кече яшьтәгеләр арасында фигуралы шуу буенча Россия беренчелегенең финалы узачак.
Турнир атказанган спорт мастеры, СССРның күп тапкырлар чемпионы, фигуралы шуу буенча Ауропа чемпионатлары призеры, атаклы совет тренеры Станислав Жук истәлегенә багышлап үткәрелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына фигуралы шуу буенча олимпия резервындагы республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең өлкән инструктор-методисты Елена Тарасова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, ярышларда Россиянең барлык төбәкләреннән 10-13 яшьлек 100 дән артык фигуралы шуу остасы катнаша. Алар ике яшь төркемендә чыгыш ясаячак. Казанга Евгений Плющенконың остазы Алексей Мишин, Елена Водорезова һәм башка танылган тренерлар үз шәкертләрен алып киләчәк.
Елена Тарасова хәбәр иткәнчә, турнирда Татарстан данын Республика олимпия резервы мәктәбендә шөгыльләнүче 6 спортчы яклаячак. Олимпия резервындагы республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелеге ил беренчелеге, халыкара стартларда җиңү яулаган Илья Спиридоновка зур өметләр баглый. Ул фигуралы шуу буенча олимпия резервындагы республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Евгения Тарасова белән бергә “Сочи-2014 резервы”на кертелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2