news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче “СтартУМ” мәктәбе ачыла

20 декабрьдә Казанның Себер Тракты урамында ачылачак өстәмә белем мәктәбендә укытуда кытай методлары кулланылачак.

Казанда беренче “СтартУМ” мәктәбе ачыла
Михаил Захаров

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 20 декабрь көнне Казанның Себер Тракты, 13 нче йорт адресы буенча “СтартУМ” өстәмә белем бирү мәктәбе ачылачак. Бу хакта бүген “Татар-инфом” мәгълүмат агентлыгында хәбәр ителде.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөекбритания һәм Кытайның табигать фәннәре буенча мөгаллиме Джун Янг-Вильямс, “СтартУМ” мәктәбенә нигез салган, “АйЭмСи” компанияләр төркеменең башкарма директоры Ильяс Вәлиуллин һәм финанс белеме һәм балалар өчен финансларны планлаштыру курсын төзегән, халыкара финанс киңәшчесе Марат Алимов белән очрашу булды. Алар журналистларга белем бирү системасында кытай методларының үзенчәлекләре һәм бүгенге заманда кулланылышы турында сөйләделәр.

“Мин Кытайда тудым, анда 10 ел укытучы булып эшләдем, - диде Джун Янг-Вильямс. – Аннан соң, Бөекбританиядә мөгалимлелек статусы алып, яшьләрне укыта башладым. Тел, мәдәни үзенчәлекләр аркасында мин үзем һәм чыгышым турында уйлана башладым. Бөекбританиядә эшләгәндә, укыту методикам төрле газета-журналларда нәшер ителде. 2015 елда мине БиБиСи программасында катнашырга чакырдылар. Кытай мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсе тикшерелде. Мин табигать фәннәре: биология, химия һәм физиканы укыттым. Ә Бөекбританиядән булган коллегаларым шул ук фәннәрне өчәү укытты. Яшермим, минем өчен авыр чор булды. Без бер үк дәреслекләрдән белем бирдек, фәкать методика гына үзгә иде. Соңыннан тест оештырылды, кытай методикасы җиңеп чыкты, популярлашты. Казанда да кытай методикасын кулланырга дип килдем”.

РISA нәтиҗәләреннән чыгып, белем бирүнең сыйфатын билгеләү читенрәк. Алар да шуны күрсәтә ки, фәкыйрь гаиләдә үскән Шанхай балаларының 10 проценты, АКШ яки кайбер Европа илләрендәге бай балаларының 10 проценты белән чагыштырганда, математиканы яхшырак үзләштерә икән.

“СтартУМ” мәктәбенә нигез салган, “АйЭмСи” компанияләр төркеменең башкарма директоры Ильяс Вәлиуллин журналистларга электрон көндәлек проектын тормышка ашыручыларның берсе буларак та таныш. Мәгълүм булганча, әлеге “АйЭмСи” компанияләр төркеме 2011 елдан Татарстан мәктәпләрендә электрон көндәлекләр куллануны керткән иде. Шул вакыттан бирле әлеге компания Татарстан, Россия күләмендә шактый зур проектларын тормышка ашырырга өлгерде.

“Узган ел без өстәмә белем бирү системасы белән кызыксына башладык, - ди Ильяс Вәлиуллин. – Мин гаиләле кеше, кызым туды, шуңа күрә белем бирү системасы мине шәхсән бик кызыксындыра башлады. Үз гаиләмне кайгырта башлаудан килеп туган кечкенә генә идея, тора-бара зур масштаблыга әверелде. Өстәмә белем бирү системасында үзгәрешләр кертү, киләчәктә илгә лаеклы шәхесләр тәрбияләү максатыннан чыгып без төрле алдынгы илләрнең: Бөекбритания, Кытай, АКШ һ.б. белем бирү системасын өйрәнә башладык. Отышлыларын сайлап үзебезнең методны булдырырга ниятләдек”.

Казанда беренче “СтартУМ” мәктәбе 2017 елның 20 декабрендә Себер тракты, 13 нче йорт адресы буенча ачылачак. Ә 2018 елның 10 гыйнварында шундый ук мәктәп Ижевск һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә эшли башлый. 2018 елның гыйнвар азагында мондый мәктәпләр Самара һәм Пермьда да да булачак. Яңа елның февралендә исә, Уфада да шунды вакыйга көтелә. “СтартУм” мәктәпләре яңа елга кадәр АКШның Вирджиния штатында һәм Латвиянең Рига шәһәрендә тәкъдим ителәчәк. Үсеш стратегиясе буенча 2019 елга кадәр “СтартУМ” мәктәпләре Россия һәм чит илләрнең 500 ләп мәктәбендә балалар һәм ата-аналарга үз ишекләрен ачарга ниятли.

Проект авторлары белдергәнчә, “СтартУМ” өстәмә белем бирү мәктәпләрендә 4 яшьтән 14 яшькәчә балалар йөри алачак. Ай саен 4-5 дәрес каралган, курс бер елга исәпләнелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100