news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче җәмәгать бакчасы барлыкка киләчәк

Горки-Әмәт урманында балалар яшел тәмләткечләр һәм яшелчә үстерә, ә сентябрьдә үстерелгән уңышка бәя бирә алачак.

Казанда беренче җәмәгать бакчасы барлыкка киләчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Казандагы беренче җәмәгать бакчасы Горки-Әмәт урманының төп үзенчәлеге булачак. Дирекция башлыгы Алсу Сәетова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта белдерде.

Парк территориясендә ясалган махсус түтәлдә балалар яшел тәмләткечләр, төрле яшелчәләр утырта һәм аларны җәй дәвамында карый, сентябрь аенда исә уңышка бәя бирә алачак. Дирекциядә әлеге уңайдан хәтта махсус фестиваль оештырырга да ниятлиләр.

«Бу – Европа парк зоналарында киң таралган тәҗрибә. Күптән түгел ул Мәскәүнең Горький паркында пәйда булды һәм менә Казанга да килеп җитте. Мондый бакчалар киләчәктә зур паркларда гына түгел, ә ишегалды территорияләрендә дә барлыкка килер дип өметләнәбез», - диде Алсу Сәетова.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100