news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда “Беренче курс студенты көне” вузара юбилей фестивале башлана
Бүген А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә XV “Беренче курс студенты көне” Казан вузара фестиваленең конкурс көннәре башлана
Скопировать ссылку
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә XV “Беренче курс студенты көне” Казан вузара фестиваленең конкурс көннәре башлана.
13-15 көннәрендә узучы конкурс көннәре нәтиҗәләре буенча фестиваль гала-концертында катнашучылар сайлап алыначак. 4 декабрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Беренче курс студенты көне-2008” фестиваленең гала-концерты узачак.
Фестивальне Казан мэриясе, шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстан башкаласы югары уку йортларының студент клублары белән эшләү үзәге оештыра.
“Беренче курс студенты көне” Казан вузара фестивале – башкалабыздагы иң популяр студент бәйрәмнәреннән берсе, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте. Фестиваль беренче тапкыр 1994 елда узды, анда 200дән артык беренче курс студенты катнашты. 2007 елда фестивальдә катнашучыларның саны 10000нән артып китте.
Күп кенә коллективлар һәм аерым башкаручылар – “Беренче курс студенты көне” фестивалендә җиңүчеләр – алга таба Россия һәм Халыкара фестивальләрнең лауреатлары булып танылды. Алар арасында «JukeBox» төркеме, “Пантера” камера балеты, “Мгновение” бию театры, “Авеню” вокал квинтеты, “Зөләйлә” триосы, Алинә Шәрифҗанова, Диләрә Ваһапова һәм башкалар бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot