news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Беренче курс студенты көне" фестивалендә 1937 студент катнашачак

Студентларга биш иҗади юнәлештә – музыка, бию, театр, оригинал жанрларда һәм журналистикада осталыгын күрсәтергә туры киләчәк.

 (Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”) 16-18 ноябрьдә Казанда башкаладагы югары уку йортларының “Беренче курс студенты көне” фестивале узачак. Фестиваль программасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе бинасында оештырылачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте.

23 нче тапкыр үткәрелүче фестивальдә быел 15 уку йортыннан 1937 студент катнашыр дип көтелә, шул исәптән чит илләрдән Казанда әле беренче елын гына укучы 50 студент, алар арасында – Һиндстан, Кытай, Македония, Нигерия, Казахстан, Таҗикстан һәм башка илләрдән яшьләр бар.

Студентларга биш иҗади юнәлештә – музыка, бию, театр, оригинал жанрларда һәм журналистикада осталыгын күрсәтергә туры киләчәк. Һәр юнәлештә 70ләп гариза тапшырылган инде, алар - үз уку йортларында сайлап алу турын узган яшьләрдән.

Студентларның иҗатын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Михаил Волконадский җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк. Фестивальдә ясаган чыгышларны бәяләү нәтиҗәсе буенча вузлар арасында өч җиңүче билгеләнәчәк. Гала-концерт 2 декабрьдә узачак.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Казанның югары уку йортларында 124 754 студент белем ала, алардан 48 мең кеше башка шәһәр, районнардан килеп укучылар, ә 6950 студент – чит илләрдән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100