news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда беренче кар төшкәләде

Халык ышанулары буенча, әгәр беренче кар вак һәм сирәк төшә икән – озын һәм салкын кышка әзерләнергә кирәк

  (Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Казанда беренче кар төшкәләде. Синоптиклар ялгышмады: нәкъ бүген, 2 октябрьдә метеорологлар көннәр салкыная һәм юеш кар явачак, дип фаразлаган иде.

Халык ышанулары буенча, әгәр беренче кар вак һәм сирәк төшә икән – озын һәм салкын кышка әзерләнергә кирәк, әгәр ябалак-ябалак кар яуса, кыш җылы булачак. Шулай ук беренче кар төшкәч, нәкъ 40 көн узгач кыш килә, дип тә саныйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot