news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче экологик диктант язачаклар

15 апрель көнне татарстанлылар экология буенча белемнәрен тикшерә ала.

Казанда беренче экологик диктант язачаклар
eco.tatarstan.ru

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Казанда яшәүчеләр "Экологик белемнәр көне”ндә беренче экологик диктант язарга чакырыла. Чараның оештыручысы - "Яшь Гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласында оештырылган белем бирү акциясе 15 апрельдә ТР Архив эшләре буенча дәүләт комитеты бинасында узачак. Моннан тыш, экологик диктантның онлайн-версиясен дә язарга мөмкин. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, "Яшь гвардия"нең рәсми сайтындагы "Тестлар" бүлегендә (http://mger2020.ru/quiz) тест биремнәре урнаштырылачак. Алар социаль челтәрләр аша теркәлгәннән соң ачык була.

Экологик диктант үз эченә теоретик һәм гамәли характердагы 35 мәсьәләне ала. Тест биремнәрен, оештыручылар белән берлектә, В.Ломоносов исемендәне Мәскәү дәүләт университетының биология факультеты студентлары әзерләгән. Диктант нәтиҗәләре 17 апрельдә билгеле булачак.

ЭКОдиктантта катнашучылар чара кысаларында, экология елына багышланган күргәзмә белән дә танышачак. Татарстанлыларга Дәүләт комитетының архив залында уникаль архив материаллар тәкъдим ителәчәк. Анда өмәләр тарихы һәм табигатьне саклау чаралары чагылдырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100