Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда беренче тапкыр яшь режиссерларның «Артмиграция» Бөтенроссия фестивале уза
Казанда 15-24 сентябрь көннәрендә яшь режиссерларның «Артмиграция» Бөтенроссия фестиваль-форумы уза. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.
Эшләрне Казан, Санкт-Петербург, Пермь, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Томск, Новосибирск, Краснодар, Киров, Красноярск коллективлары тәкъдим итәчәк. Проектның катнашучылары - үзләрен күрсәткән, ләкин яшләре 40тан артмаган режиссерлары булган төбәк театрлары.
Төп программада җиде спектакль бар, тагын дүрт спектакль яшь тамашачылар өчен каралган. Шулай ук махсус программа буенча «Чисто чиста», «Здесь был Кай», «Көл\Пепел», «Детство. Коромысли. Глава 3» спектакльләре куелачак.
Шулай ук афишага Федор Гладковның «Цемент» романы белән Уильям Шекспирның «Гамлет»ын берләштергән digital-спектаклен керткәннәр. «Тамашачыларны гадәти булмаган «Гамлет. Машина. Цемент» дигән исем куркытадыр, ләкин экспертлар аңа иң югары балларны куйдылар. Шуңа күрә, мин тамашачыларны әлеге исемнән курыкмаска, һәм күрше Мари Элдан килгән яшь режиссер Степан Пиктеевның спектаклен карарга чакырам», – диде фестивальнең арт-директоры, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары Дмитрий Мозговой.
- 2013 елда башланып киткән фестиваль 2022 елга кадәр Мәскәүдә үткәрелә, әмма аннары аны Россия Федерациясенең төрле субъектларында үткәрергә карар кылалар. Яшь режиссерларның «Артмиграция» Бөтенроссия фестиваль-форумын беренче булып Екатеринбург кабул итә. Проект РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла һәм илнең төрле почмакларыннан спектакльләр күрергә мөмкинлек бирә.
- Оештыручысы – Россиянең Театр әһелләре берлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз