news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда беренче тапкыр «Яңа ел Печән базары» узачак

Казанда беренче тапкыр «Яңа ел Печән базары» узачак
Фото: © «Татар-информ», архив

13-14 декабрь көннәрендә Казанда беренче тапкыр «Яңа ел Печән базары» узачак. Бәйрәм Агишев йортында (Каюм Насыйри урамы, 38) ике көн (11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр) дәвам итәчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Кул эшләре, тәмле ризыклар, җылы мохит һәм Яңа елга иң шәп бүләкләр – барысы да бер урында! 13-14 декабрь, 11:00-20:00, Агишев йорты (Каюм Насыйри урамы, 38). Яңа ел алдыннан дусларыгыз һәм якыннарыгыз өчен бүләкләр сайларга иң шәп вакыт! Без сезне көтәбез», – диелә хәбәрдә.

Фото: © Оештыручылар тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot