news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче тапкыр шәһәр күләмендә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде

Театральләштерелгән күренештә Кариев театры һәм «Апуш» балалар театры артистлары катнашты.

Казанда беренче тапкыр шәһәр күләмендә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бүген Иске татар бистәсендә – Кабан күле буендагы Зәйни Солтан скверында беренче тапкыр шәһәр күләмендә Сөмбелә бәйрәме узды. Бәйрәмне «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе Кариев театры, Казан шәһәр филармониясе, «Апуш» балалар театры артистлары ярдәме белән уздырды.

  • Сөмбелә – гарәп теленнән алынган сүз, башак дип тәрҗемә ителә. Ул көн-төн тигезләшкәндә (22-23 сентябрь) яучылык һәм уңыш бәйрәме буларак бәйрәм ителә торган тарихи бәйрәм.

Театральләштерелгән күренешнең сценариен «Тарихи мохит» белгече Ләйлә Шакирова язган. Анда табигать көчләре ярдәме белән Сөмбеләнең уңыш алып килүе сурәтләнә. «Без Су, Җир, Һава образларында, илгә-җиргә иминлек телибез, табигатьнең ямен сурәтлибез. Шушы тынычлык, иминлекне саклагыз дип кешеләргә әйтәбез», - диде Кариев театры артисты Энҗе Камалиева.

«Сөмбелә ролен беренче тапкыр уйнадым. Мин бу роль белән таныш түгел идем. Хәзер менә аңладым, ул уңыш анасы, уңышның вакытында булуын тәэмин итә. Гореф-гадәтләрне белергә кирәк, балаларыбызга тапшырырга кирәк. Сөмбелә бәйрәмен балалар бакчаларында, мәктәпләрдә уздырырга кирәк дип уйлыйм», - диде Сөмбелә ролен башкарган Алсу Фәйзуллина.

Театральләштерелгән күренештән соң Казан филармониясе артистлары, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, популяр җырчы Зөлфәт Зиннуров җырлады. Аннары артистлар килгән кунакларны җырлатты, биетте һәм уеннар уйнатты.

«Бу бәйрәм турында беренче ишеттек. Уфадан Казанны карарга килгән идек. Урамнан узышлый татар җырларын ишетеп килдек. Бу уңыш бәйрәме, дус-туганнарның кадерен белергә өйрәтә. Туган телне ишеткәч, һуш китеп карап торабыз», - диде Данир Якупов һәм Илнара Әхмәтҗанова.

Фото: © Рәмис Латыйпов / «Татар-информ»

Бәйрәмгә Ульяновск татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм аның хатыны, Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина да килгән иде. Алар бәйрәмне карап кына калмады, башкаларны да биетте, үзләре «Кыңгыраулы Миңлебай» уенында катнашты. Рамилә Сафина әйтүенчә, Ульяновскида бу бәйрәм күптәннән уза, алар бәйрәмгә тәҗрибә уртаклашу максатыннан килгән.

«Беренче тапкыр булгач, бераз куркытты. Зәйни Солтан скверын кеше аз белә. Әмма барыбер кеше җыелды, без шатландык. Кариев театрын чакырдык, чөнки алар белән Сабан туена бүләк җыйганда дуслашып киттек, шуңа аларны чакырырга булдык», - дип сөйләде«Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гатауллина. Аның әйтүенчә, кышын Габдулла Тукай музее белән яңа сәхнәдә бәйрәм әзерләнә.

Бәйрәмне «Татар-информ» онлайн трансляцияләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100