news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда беренче тапкыр джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты уза

Казанда беренче тапкыр джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты уза
Фото: «Татар-информ»

10-11 октябрьдә Казанда беренче тапкыр танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча TWWBJJ WORLD OPEN CHAMPIONSHIP 2026 дөнья чемпионаты узачак. Чемпионат джиу-джитсуның бразилия төре дөньясында иң масштаблы вакыйгаларның берсе булачак, ди оештыручылар. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат очрашуында сөйләделәр, дип яза «Интертат».

Дөнья чемпионаты беренче тапкыр Татарстан башкаласында «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында узачак. Ярышларда Россия, Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, шулай ук Беларусь, Бразилия, Корея, Грузия, Испания, Абхазия, Әрмәнстаннан – барлыгы 1300 көрәшче (джитсер) катнашачак.

Спортчыларның шактый өлеше Россия төбәкләреннән, шул исәптән, Татарстаннан мөселман яшьләре вәкилләре тәшкил итә. Ярышлар ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар арасында 9 авырлык категориясендә узачак, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен параджитсу категориясе дә оештырыла.

«Көрәш дигәндә – без ир-атны көчле итә торган, аның холкын тәрбияли торган көрәш активлыгының барлык төрләрен күздә тотабыз. Джиу-джитсу әлеге таләпләргә тулысынча туры килә, биредә гаурәт ябыла, кешенең битенә сугу юк, чөнки бу дини яктан тыелган. Бу иң җәрәхәтсез көрәш төре, чөнки спортчының бурычы – кешенең биомеханикасын аңлап, аны җиңелүгә китерү. Безнең ярышларда һәрвакыт дустанә, матур атмосфера хөкем сөрә, җәрәхәтләр бөтенләй булмый диярлек.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә һәр көнне джиу-джитсу буенча дәресләр алып барыла, шәкертләрне мин үзем дә укытам, сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә кызлар шөгыльләнә. Без алар өчен дә тренерлар таптык», – дип сөйләде Татарстан мөфтие, джиу-джитсу буенча спорт остасы, кара билбау иясе Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Быел Камил хәзрәт Сәмигуллин ярышларда үзе катнашмаячагын әйтте. Ул чемпионатта шәкертләрен күзәтәчәк һәм аларга ярдәм итеп торачак. «Үзем оештыручы була торып, катнашсам, гадел булмас», – диде ул.

«Татарстанда һәр елны төрле дәрәҗәдә ярышлар уза иде – Россия чемпионатлары, яшьләр арасында Россия беренчелекләре, хәзер менә без беренче тапкыр дөнья чемпионатын уздыруга мөмкинлеккә ия булдык. Бу спорт төре белән бик күп мөселманнар шөгыльләнә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен карасак – анда зур клублар, заллар, һәр елны дөнья чемпионаты Абу-Дабида уза, чемпионатларда 10 меңгә кадәр катнашучы була. Бездәге ярышларга 1352 кеше язылган. Безнең өчен бу зур сан, чөнки Россия чемпионатларын уздырганда, 200 дән артык кеше булса – без сөенә идек», – дип сөйләде Татарстан мөфтие.

Чемпионатның рәсми ачылу тантанасы иртәгә 09:00 сәгатьтә «Ак Барс» көрәш сараенда узачак, шул ук вакытта беренчел алышлар башланачак. Чемпионатның иң мавыктыргыч өлеше дөньяның иң көчле спортчылары арасында «супер көрәш» булачак – аларны 11 октябрьдә 07:00 сәгатьтә күрергә мөмкин. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.

Чемпионатның приз фонды 3 млн сумга якын, әмма «супер көрәш»тә җиңгән спортчылар күпме акча алачагы ябык мәгълүмат булып кала, дип билгеләп үтте джиу-джитсу буенча TWWBJJ WORLD OPEN CHAMPIONSHIP Россия лигасы рәисе Тамраз Башыхов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Барлык катнашучыларның да шанслары тигез. Без гадел спорт яклы. Россия спортчылары, аерым алганда Кавказ көрәшчеләре бик көчле, алар дөньяда иң яхшылардан санала. Шуңа күрә чит ил спортчылары, конкуренция дәрәҗәсен аңлап, монда сак кына киләләр», – дип аңлатты ул.

Тамраз Башыхов алга таба Казанда мондый форматта ярышлар үткәреләчәге хакында да белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot