news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче мәртәбә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» театраль лабораториясе үтәчәк

Казанда беренче мәртәбә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» театраль лабораториясе үтәчәк
фото: Салават Камалетдинов/архив

Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» театраль лабораториясе үтәчәк.

«Аның база коллективы Апуш» театр студиясе булачак. Сүз театр сәнгатенең үсеше турында бара, аерым алганда балалар театр сәнгате турында. Бу бик әһәмиятле юнәлеш», - диде Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Абзалов Казан шәһәрендәге мәдәни чараларга багышлап «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә.

Ул Казан мәктәпләрендә һәм мәдәният сарайларында балалар театр студияләре эшләп килүен искәртте.

  • «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан мэры патронажы астында 2022 елның март аенда ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә.
  • Бүгенге көндә 5 студиядә 200гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. 2 ел дәвамында студия 8 спектакль чыгарды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100