news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче Креатив индустрияләр мәктәбе ачылды

Казанда беренче Креатив индустрияләр мәктәбе ачылды
Михаил Захаров

Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы бинасында студентлар белән бергә Креатив индустрияләр мәктәбе укучылары да белем ала.

Бүген Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында Креатив индустрияләр мәктәбе ачылды.

Креатив индустрияләр мәктәбе – «Россиядә уйлап табылган» федераль проекты кысаларында барлыкка килгән яңа мәгариф үзәге. Татарстанда аның беренчесе Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы базасында эшли башлады.

«Биредә бик күп эш башкарылган. Беренчедән, мәктәп мәдәни мирас объектында, зур тарихлы бинада ачылды. Монда илһамланмый мөмкин түгел. Сезнең очкынланып янган бәхетле күзләрегезне күрү зур шатлык», - дип сәламләде Надежда Преподобная Креатив индустрияләр мәктәбенең беренче укучыларын.

«Сезнең үсеш мөмкинлеге бар. Сез алдагы тормышыгызның траекториясен иҗат белән бәйләвегезне телим. Иҗат сезнең өстәм шөгылегез булырга да мөмкин», - дип дәвам итте ул.

«Безнең данлыклы бу уку йортында педагоглар да, студентлар да иҗат кешеләре. Барыгызны да Креатив мәктәп ачылуы белән котлыйм. Киләчәктә сезне республиканың һәм Россия Федерациясенең мәдәният әһелләре итеп күрәсе иде. Иҗат итегез! Сезнең иҗади эшләрегезне көтәбез!» – диде Ләйлә Фазлыева.

Залдагы ак кәгазьләрнең берсенә Надежда Преподобная, Ләйлә Фазлыева һәм Ирада Әюпова теләкләр язып култамга куйдылар.

«Тәэсирләр искиткеч – бу гаҗәеп бина яңа проект белән яңа сулыш алды. Креатив индустрияләр мәктәбе яшьләргә профессиональ үсеш мөмкинлеге бирер дип уйлыйм», диде Надежда Преподобная журналистларга.

Ул «Россиядә уйлап табылган» федераль проекты кысаларында Россиядә шундый 38 мәктәп ачылуын әйтте.

«Без алга таба да бу юнәлештә эш алып барачакбыз. Барысы да регионның ни дәрәҗәдә кызыксынуына бәйле», – дип вәгъдә итте мәдәният министры урынбасары.

«Бу проект алга таба да дәвам итәчәк. Креатив индустрияләр мәктәбе ачу өчен яңа заявкалар әзерләдек. Киләсе елда республикада тагын ике шундый мәктәп ачылыр дип уйлыйбыз. Монысы сынлы сәнгать юнәлеше, алга таба музыка юнәлеше буенча да эшлибез», - дип хәбәр итте мәдәният министры Ирада Әюпова.

Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобнаяга Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова бинаның реконструкцияләнгән һәм әле ремонт күрмәгән өлешләре буенча экскурсия үткәрде.

  • Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы базасындагы Креатив индустрияләр мәктәбенә йөрүчеләр фотостудия, анимация студиясендә, дизайн студиясендә һәм башкаларда белем алалар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100