Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Беренче балалар хастаханәсе баш табибы Мәрвәр Уразаевага истәлек тактасы ачылды
Казанның Беренче балалар хастаханәсендә клиниканың беренче баш табибы Мәрвәр Уразаевага истәлек тактасын ачу тантанасы узды. Агымдагы елның 11 декабрендә аңа 100 яшь тулыр иде. Беренче шәһәр балалар хастаханәсенең ветераннар советы һәм хастаханә коллективы аның истәлеген мәңгеләштерде.
«Мәрвәр Шәкүр кызы үз тормышында бик күп эш башкарды. Аның казанышлары күп – үз вакытында йогышлы авырулар, эпидемияләр белән көрәш тә бу. Аның тормышының бер өлеше булган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да ул. Мөгаен, иң мөһим казанышы – шушы Беренче шәһәр балалар хастаханәсенең бу стационары төзелүдер», – дип биелдерде клиниканың баш табибы Владимир Филатов.
Баш табиб аңлатканча, истәлек тактасы хастаханә каршындагы сырхауханә бинасында булган, әмма ремонт башлангач, такта аннан алынган. Бу юлы аны стационарга – хастаханәнең үзәгенә күчерергә дигән карар кабул ителде, дип сөйләде ул.
Гомумән алганда, педиатр гомеренең 60 елын балалар сәламәтлеген саклау оешмасына багышлаган, шуларның 37 елында ул баш табиб вазифасында була, хәтта вазифасыннан киткәннән соң да соңгы көннәренә кадәр клиникада эшли.
«Ул мине дөрес юнәлештә бик әдәпле алып барды. Мин үз тормышымда шундый искиткеч кешене очратуыма бик шат. Ул тынгысыз иде, һәрвакыт үзе куйган бурычларына иреште», – дип искә алды аны варисы, Татарстанның атказанган табибы Камил Закиров.
Ветераннар советына һәм хастаханә коллективына рәхмәт сүзләре белән Мәрвәр Уразаеваның оныгы Алинә Уразаева чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз