Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бердәм тавыш бирү көненә җәмәгать күзәтүчеләрен әзерлиләр
Бу көннәрдә Казанда Бердәм тавыш бирү көне-2025тә тавыш бирүнең гаделлеген күзәтәчәк җәмәгать күзәтүчеләре өчен ике көнлек семинар уза. Семинарда катнашучылар сайлау законнары нигезләре, тавыш бирү барышын нәтиҗәле күзәтү өчен кирәкле гамәли кейслар һәм күнекмәләр белән таныша.
Семинарны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә «Бәйсез җәмәгать мониторингы» ассоциациясе оештыра. Укыту программасы шулай ук Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Бердәм тавыш бирү көне алдыннан Россиядә масштаблы сайлау кампанияләренә актив әзерлек бара. Быел төрле дәрәҗәдә 5 меңнән артык сайлау кампаниясен уздыру, шулай ук 50 меңгә якын мандатны бүлү планлаштырыла. РФнең 20 субъектында губернаторларны – төбәкнең югары вазифаи затларын сайлау, ә 11 төбәктә закон чыгару органнарына төп сайлаулар узачак.
Фото: © «Татар-информ», Чулпан Шакирова
Әлеге процесста җәмәгать күзәтүчеләрен әзерләү аеруча әһәмияткә ия. Нәкъ менә җәмәгать күзәтүчеләре сайлау процедурасының үтә күренмәлелеген һәм гаделлеген тәэмин итүдә төп роль уйный.
Укыту программасы процесска тулысынча җәлеп итү методикасына нигезләнгән – катнашучылар белән мөмкин булган ситуацияләрне модельләштерәләр, килеп чыгарга мөмкин булган инцидентларны уен форматында хәл итәләр.
«Гражданнар җәмгыяте – сайлау процессының үтә күренмәлелеген һәм законлылыгын тәэмин итүдә ярдәм итә ала торган төп көч, дип саныйбыз», - дип билгеләп үтте РФ Президенты каршындагы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы әгъзасы Александр Брод.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз