news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» гуманитар үзәге эшли башлады

Казанда «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» гуманитар үзәге эшли башлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» гуманитар үзәге эшли башлады, ул волонтерлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Бу үзәктә пилотсыз оча торган аппаратлар белән идарә итүгә курсларын узарга мөмкин була. Тантаналы чарада «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов чыгыш ясады.

«Бүген ачылган үзәк безнең хәрбиләр өчен волонтерлар әзерләү һәм гуманитар ярдәм буенча эшне җитди яхшыртырга, шулай ук киңәйтергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Сезгә зур уңышлар телим. Үзегезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны, илебезне саклагыз», - дип мөрәҗәгать итте Камалтынов яшь гвардиячеләргә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

Ул яшьләргә махсус хәрби операциядәгеләргә һәм Россиянең яңа территорияләренә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, һәм мондый яшьләр ярдәмендә безнең ил көчле булып калачак, диде.

Үзәк берьюлы берничә юнәлешне колачлаячак. Алар арасында тактик медицинага өйрәтү, беренче ярдәм күрсәтү, башлангыч хәрби әзерлек, пилотсыз очкыч белән идарә итү һәм алар һөҗүм иткәндә иминлек кагыйдәләре бар. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләр өчен маскировкалау челтәрләре, окоп шәмнәре, коры душ, нашлемник, махсус утыргыч кебек ярдәмче җайланмалар һәм 3D-принтерда төрле комплектлаучы әйберләр җитештерү оештырылачак.

«Мондый гуманитар үзәкләр бик күп волонтерларны тупларга мөмкинлек бирә. Алар бөтен фронт линиясендә ачылган, шул исәптән Лисичанскида да. Мондый урын барлыкка килү биредә тагын да күбрәк волонтерлар әзерләү мөмкинлеге бирәчәк. Өстәвенә, безнең тәҗрибә әзерлек узучыларның күбрәк эшләргә өлгерүе һәм авыррак шартларда эшли алулары турында сөйли», - дип билгеләп үтте «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» рәисе Антон Демидов.

Ул белдергәнчә, Татарстанда «Яшь гвардия»нең зур һәм актив командасы эшли, ул яңа территорияләрдә яшәүчеләрне һәм илебезне саклаучы хәрбиләрне гуманитар ярдәм белән тәэмин итү буенча бик күп эш башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100