news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Бердәм Россия» активистлары махсус операция ихтыяҗларына генераторлар тапшырды

«Бердәм Россия» партиясенең Авиатөзелеш районындагы беренчел район бүлеге активистлары «Игелекле Казан» җирле партия проекты кысаларында хәрбиләр ихтыяҗы өчен биш бензин генераторы сатып алды. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Игелекле Казан» проектын Татарстан башкаласы мэриясе дә, битараф булмаган казанлылар да хуплый. Без хәрбиләр һәм республика шефлыкка алган шәһәрләрдә яшәүчеләрнең безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын аңлыйбыз. Гуманитар ярдәм җыю эше тукталмый. Биредә экстремаль шартларда исән калырга ярдәм итә торган генераторлар гына түгел, ә азык-төлек, дарулар, мәктәп дәреслекләре, кием-салым хакында да сүз бара. Яңа төбәкләргә һәм алгы сызыкка даими рәвештә гуманитар ярдәм озатыла», - диде шәһәрнең 12нче клиник хастаханәсе баш табибы, ТР Дәүләт Советы депутаты, партиянең Авиатөзелеш районындагы беренчел район бүлеге секретаре Рамил Әхмәтов.

Ул казанлыларның эшкә актив кушылуын һәм солдатларга кирәкле бөтен әйберләрне тапшыруын билгеләп үтте. Медицина хезмәткәрләре дә уртак эшкә зур өлеш кертә.

«Шәһәрнең 11нче һәм 12нче хастаханәләре, Казанның 7нче балалар хастаханәсе 1 миллион сумлык гуманитар ярдәм җыйды. Аны хәрбиләргә һәм Луганск Халык Республикасындагы безнең вәкилләргә мөстәкыйль рәвештә озатуны оештырдылар», - дип ачыклык кертте Әхмәтов.

«Волонтерлар хәрәкәте үсә. Әйтик, безнең беренчел район бүлеге активистлары маскировка челтәрләре үрә, плащ-палаткалар әзерли, йоклау капчыклары тегә. Безнең максат – солдатларга хәрби бурычларын лаеклы үтәргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү», - дип искәртте спикер.

Волонтерлар генераторларны даими рәвештә элемтәдә торган хәрбиләр һәм аларның командирлары үтенече белән сатып алган. Алар ризык әзерләргә яки җылытырга, су кайнатырга мөмкинлек бирә, яктылык чыганагы да булып тора.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү безнең гражданлык бурычы дип саныйм. Бу - туып үскән иленең язмышына битараф булмаган һәр кешенең бурычы», - дип искәртте активист Эдуард.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100