news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бердәм җылылык челтәре компаниясе булдырыла

Казанда бердәм җылылык челтәре компаниясе булдырыла

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Бүген ТР Министрлар Кабинетында "Казан җылылык челтәре компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятен төзү турында килешүгә кул куелды.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов компаниянең торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау кысаларында һәм эре стратегик партнерларны җәлеп итү максатларыннан оештырылуын билгеләп үтте. Казанны җылылык белән төп тәэмин итүчеләр - "Татэнерго" һәм "Казкоммунэнерго" базасында формалашучы яңа предприятие шәһәрнең инженер инфраструктурасын нәтиҗәле үстерүгә, шулай ук җитештерүне оптимальләштерү исәбенә бюджет өлкәсенә йөкләмәне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Предприятиене гамәлгә кертүчеләр - "Татэнерго" ААҖ, Казан хакимияте һәм ТР Милек һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгы. Директорлар советы рәисе - Казан хакимияте башлыгы урынбасары Ленар Вәлиев, генераль директор - "Татэнерго" ААҖнең "Казан җылылык челтәрләре" предприятиесе җитәкчесе Фәрхат Фәйрушин булачак. Яңа предприятие 2005 елның февралендә эшли башлаячак дип ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot