news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Бердәм Россия” партиясенең ИФО Башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә була

Сайлау алды кампаниясен үткәрү тәҗрибәсе һәм партия проектларын гамәлгә кую турында сүз барачак

  (Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 25-27 февральдә “Бердәм Россия” партиясенең Идел буе федераль округы Башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә була. Семинарда “Бердәм Россия” БСП ТТБ секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнаша, дип хәбәр итә партиянең төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге.

Оештыручылар киңәшмәнең көн үзәгенә сайлау технологияләре һәм аларны үткәрү буенча яңа тәкъдимнәр эшләү мәсьәләсен куйган. Семинарда катнашучылар шулай ук партия проектларын гамәлгә кую турында фикер алышачак. ИФО ның һәр төбәгенең үз уникаль тәҗрибәсе бар. Татарстанда социаль һәм инфраструктура проектлары 24 юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла.

“Бердәм Россия” БСП ТТБ җитәкчесе Андрей Кондратьев фикеренчә, мондый семинарлар – тәҗрибә һәм идеяләр алмашу буенча уникаль мөмкинлек.

news_right_1
news_right_2
news_bot