news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының төбәк форумы уза
Форум кысаларында “Бердәм Россия” БСП ТТБ башкарма комитетында партия тарафдарлары җирле совет рәисләре өчен семинар булды
Скопировать ссылку
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тарафдарларының төбәк форумы узды.
Форум кысаларында “Бердәм Россия” БСП ТТБ башкарма комитетында партия тарафдарлары советы бүлекчәләре рәисләре өчен семинар булды. Партиянең төбәк бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова доклад белән чыкты.
Р.Ратникова чыгышының башында ук Россиядә сәяси көрәш көчәя һәм “Бердәм Россия” партиясенең нинди позициядә торуын белергә кирәк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, партиянең идеологиясе – Россия консерватизмы. Бу тотрыклылык һәм үсеш, тоткарлыксыз һәм революциясез җәмгыятьнең даими иҗади яңарышы идеологиясе. Бу халык уңышы, үз тарихы, мәдәнияты, рухи кыйммәтләре нигезендә Россияне саклау һәм модернизацияләү идеологиясе.
“Кеше тотрыклы һәм күп хезмәт хаклы эштә хезмәт куярга, ныклы гаилә корырга, сәламәт һәм белемле балалар үстерергә тели. Ә бу чын консерватив кыйммәтләр була да инде”, - дип белдерде Римма Ратникова. Аның фикеренчә, бүген үсешнең яңа этабында, “Бердәм Россия” партиясе илне модернизацияләү, 2020 ел стратегиясен илкүләм курсын гамәлгә ашыру өчен үз өстенә тарихи һәм сәяси җаваплылык ала.
Шулай ук совет рәисе Валентина Липужина партия тарафдарлары советы эшенең актуаль юнәлешләренә багышланган доклад белән чыгыш ясады. “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Территориаль төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Бударин кешеләр хакында кайгыртуның нәтиҗәле механизмы буларак партия проектлары турында сөйләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2