news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының иң актив советлары билгеләнде

Татарстан башкаласында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тарафдарлары форумы узды.

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Кичә Казан ратушасында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тарафдарлары форумы узды. Пленар сессиядә Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова тарафдарларның муниципаль берәмлекләрдә актив җирле координацион советларын билгеләп үтте.

Бигрәк тә Әгерҗе, Алексеевск, Әтнә, Апас, Бөгелмә, Буа, Баулы. Зәй, Мамадыш, Лаеш, Мөслим, Чистай, Чирмешән һәм башка районнарын актив эшчәнлек алып барулары белдерелде.

“Казанга якын булган Арча, Яшел Үзән эшләрен активлаштырырга телибез”, - диде ул.

“Бердәм Россия” Татарстан бүлеге секретаре урынбасары, Татарстан Дәүләт Совтеы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тарафдарларны җирлек һәм район дәрәҗәсендә партия әгъзалары белән элемтә булдырырга өндәде.

“Бүген төп бурыч – гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара элемтә булдыру. Шулай ук мөмкин кадәр күбрәк иҗтимагый берләшмәләрне, халык тормышын камилләштерергә омтылышларны гамәлгә ашыруга битараф булмаган кешеләрне берләштерү. Республика тарафдарлар советы юкка гына Россиядә иң яхшылардан саналмый. Ул гамәлгә куелган вакыттан алып югары дәрәҗәгә иреште”, - диде Камалтынов.

“Безнең бурыч – иҗтимагый оешмалар булдыру һәм җирле бүлекләр белән эшләү. Без партиянең җирле бүлекләренә үзләрендә актив эшләсен өчен басым ясалачак”, - диде Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100