news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Бердәм Россия" партиясе сәяси советының утырышы уза

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

(Казань, 15 февраля, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советының утырышы уза.

Бөтенроссия партиясенең республика башкарма комитеты территориясендә узачак утырышны Татарстан Ресеспубликасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрә. Бу хакта Татарстан республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителә.

Бераз соңрак Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының утырышын да үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100