news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер йортта өч кеше янып үлгән

Бүген 16.22 сәгатьтә METRO гипермаркеты янындагы йортта янгын чыккан.

Казанда бер йортта өч кеше янып үлгән
Полина Шевчук

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Казандагы Герцен урамындагы янында бер йортта өч кеше һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"16.22 сәгатьтә Герцен урамындагы 24 номерлы йортта янгын турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр якындагы бинага ут күчү куркынычын булдырмады", - диделәр ведомствода.

Башта бу йортта кеше яшәми дигән хәбәр бар иде. "Соңрак аның торак йорт булуы ачыкланды. Янгын хәрабәләрен актарганда, өч кеше мәете табылды", - дип сөйләделәр министрлыкта.

Янгын 80 квадрат метр мәйдандагы торак йортны юк иткән. Фаҗиганең сәбәпләре, һәлак булучыларның шәхесе ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot