Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бер яшьлек сабый сигнализация өзеклеге аркасында автомобильдә бикләнеп калган
Коткаручыларга баланың дулкынланган әтисе мөрәҗәгать иткән һәм автомобильне мөстәкыйль рәвештә ача алмавы турында сөйләгән.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда бер яшьлек сабый сигнализация өзеклеге аркасында автомобильдә бикләнеп калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кичә 14.30 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына дулкынланган ир шалтыраткан һәм аның автомобилендә бер яшьлек кызы бикләнеп калганлыгын хәбәр иткән. Ир аңлатканча, автомобильнең сигнализациясе эшли башлаган һәм машинаның ишекләре бикләнеп калган. Автомобильне үзлектән ача алмаган, ә салонда кечкенә кызы калган.
Казан кешесенә ярдәмгә 2нче зона коткару отряды коткаручылары килгән, алар «Дэу» ишекләрен ачып, сабыйны әти-әнисенә тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз