news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер яшьлек баланың башы баскыч култыксасына кысылып калган

Сабый балага коткаручылар ярдәм иткән.

Казанда бер яшьлек баланың башы баскыч култыксасына кысылып калган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Казанда Журналистлар урамындагы йорт подъездындагы баскыч култыксасының тимер рәшәткәләре арасына бер яшьлек баланың башы кысылып калган. Сабыйга коткаручылар ярдәм иткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

"Кичә көндез Казан коткаручылары Журналистлар урамындагы йортка барды. Башы баскыч култыксасына кысылып калган бер яшьлек малайның әнисе 112 бердәм номерына шалтыратты", - диделәр ведомствода.

Коткаручылар баланың башын тимер рәшәткә арасыннан чыгарган һәм сабыйны анасына тапшырган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot