news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер хатын-кызга кунакка килгән һәм аны үтергән чит ил кешесен тоткарлаганнар

Казанда 22 яшьлек чит ил кешесен тоткарлаганнар, ул хатын-кызны үтерүдә шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Полициягә Бондаренко урамындагы йортның бер фатирында пычак белән кадап үтерелгән хатын-кыз мәетенә тап булулары хакында хәбәр килгән.

Хокук сакчылары ачыклаганча, 26 яшьлек хатын-кыз егетне кунакка чакырган. Кайсыдыр мизгелдә алар арасында низаг купкан, егет фатир хуҗабикәсенең муенына пычак белән кадаган һәм шуннан соң качып киткән.

Оператив-эзләү чаралары барышында «Ямашев» полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченныйлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә әлеге җинаятьтә шикләнелгән егетне тоткарлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100