news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер хатын-кыз янып торган йорттан кечкенә улын алып чыккан

Казанның Константиновка бистәсендәге Полевая урамында янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына кичә 18.36 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Урында ут белән көрәшүчеләр ялкын телләре шәхси кирпеч йортның чарлагын һәм аскы катның бер өлешен ялмап алуын ачыклаган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, хуҗабикә йорттан ике яшьлек улын урамга алып чыгып өлгергән.

20.50 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән. Янгын электр җиһазын урнаштыру һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot