news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер ханым дусларына ике миллион сумлык кредит алдырткан, акчаны кайтармаган

Судта ачыкланганча, Казанда яшәүче 34 яшьлек хатын-кыз 2019 елның апреленнән 2020 елның сентябренә кадәр танышларыннан кәрәзле телефоннар сатып алу өчен кредит алуларын үтенгән һәм барлык бурычларын мөстәкыйль рәвештә түләргә вәгъдә иткән.

Дуслары аңа сатып алынган телефоннарны тапшырган, ул акрынлап кредитларны түли башлаган, тик бер вакыт моны эшләүдән туктаган.

Моннан тыш, ул алдап, танышларының банк счетларына керү мөмкинлеген ала һәм аннан акча урлый. 13 танышына гомуми зыян ике миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Хатын-кызга карата урлау маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен танымаган, әмма зыянны өлешчә каплаган. Суд аңа өч елга сынау срогы белән шартлы рәвештә дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100