news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер урамны су баскан

Җәяүлеләр урамда җыелган күлләвекләрне сикергәләп узарга мәҗбүр.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдә Казанда Латыйпов урамын су басу сурәтләнгән видео таралды. 

Видеоязма кадрларында күренгәнчә, су ташкыны асфальт астыннан ыргылып чыга. Урам кечкенә бер күлне хәтерләтә. Җәяүлеләр урамда җыелган күлләвекләрне сикергәләп узарга мәҗбүр. Автомобильдәгеләр тизлекне киметеп, әйләнеп, юл кырыеннан узарга тырыша.

Урамны су басу сәбәпләре ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot