news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы катнашучысы: Бу - танышу өчен яхшы мәйданчык

«Татарстан Президенты һәр инвесторга, сатып алучыга, партнерга игътибарлы», - диде катнашучылар.

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы катнашучысы: Бу - танышу өчен яхшы мәйданчык
Владимир Васильев

«Корстон» сәүдә һәм тамаша үзәгендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашында «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия булды.

  • Пленар дискуссия XV «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы кысаларында оештырыла, форумга Россиянең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән килгән 300гә якын зур татар эшмәкәре катнаша.

«Эшмәкәрнең нияте чиста булса – эше дә җәмгыятькә файдалы булачак. Форумнан файда өмет итмәгән кеше үзенә файда ала алмый, билгеле. Мәсәлән, Казахстаннан килгән бер эшмәкәр безне киләсе елда мартта үзенә кунакка чакырды. «Килегез генә, бөтен чыгымнарын каплыйм», – диде. Моңарчы без аның барлыгын белмәдек, нәкъ шушы форумда таныштык. Бу чара эшмәкәрләргә бер-берсе белән якыннан танышу өчен мәйданчык булып тора», – диде Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Марат Ахматов.

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Татарстанда җитештерелә торган продукцияләр, уңышлы эшли торган оешмалар белән таныштырды. Ул «Татнефть», «Танеко», «Таиф-НК», «Аммоний», «Алабуга», «Татхимпрепарат», «Казан федераль университеты» һ.б. оешмаларны атады.

ТР Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы директоры Яков Геллер бизнес өлкәсендә уңышка ирешү өчен биш алым булырга тиешлеген әйтте. «Җәлеп итү, укыту, мәгълүматлаштыру, базарда урнашу, теләктәшлек белдерү. Маркетинг үзәген без Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырдык. Үзәктә алты модуль эшли. Быел ун ай эчендә 13 меңгә якын кулланучы теркәлде. 3885 тәэмин итүче 155 миллиардка якын акча эшләгәнен ачыкладык. Татарстанда бизнеска теләктәшлек белдерү инструменты булдырылды», - диде ул.

«Татарстан Президенты һәр инвесторга, сатып алучыга, партнерга игътибарын юнәлтә. Татарстанда эшләүче оешмага теләсә кем мөрәҗәгать итә ала, беркем дә аны кире какмаячак. Без барыбыз да сәүдә-сәнәгать мәйданында эшлибез. Теләге булганнар белән хезмәттәшлек итәргә әзербез», - диде Яков Геллер.

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова Татарстанның халык кәсепләре сәнгате белән таныштырды. «Болгар шәһәрендә үткәч «Ага базар» этномәдәни фестивален, «Түгәрәк уен» фестивален, «Уен фест» балалар фестивален уңай мисал буларак әйтеп үтәсем килә. Теге яки бу кәсепчелекне торгызыр өчен фольклор-этнографик экспедицияләрне үткәрү өчен зур роль уйный», - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айдар Абдрахманов «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының әһәмияте турында сөйләде. «Узган форум 2019 елда узган иде. Якутиядән килгән милләттәшебез Рамил Ерак көнчыгыштагы татарларга Татарстан белән эшләү авыррак булуын әйтте. Ул шушы өч ел эчендә Якутиядә үз бизнесын оештыра алды», - дип мисал китерде ул.

«Чәкчәк, өчпочмак кебек ризыкларыбыз брендка әйләнде. Пандемиягә кадәр рестораннар белән эшләгән булсак, хәзер тиз туклану кафеларына басым ясыйбыз. Безнең фермерлар – горурлыгыбыз. Пенза, Кырым, Түбән Новгородтагы фермерларыбыз - иң алдынгылар. Алга таба төзелеш белән бәйле мәсьәләләргә игътибар итәсебез килә», - диде спикер.

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев әйтүенчә, Татарстан – Россиядә җиде федераль инвестиция мәйданчыгы булган бердәнбер төбәк. Шуларның икесен аерып әйтеп үтәсем килә. «Алабуга» – Россиянең махсус икътисаи зонасы һәм «Иннополис» шәһәре IT-белгечләр хыялланган шәһәр. Быел без төбәкара инвестиция стандартын тормышка ашырдык. Kazan Summit халыкара саммиты киләсе елда 18-23 майда үтәчәк, сезне шул мәйданчыкта катнашырга чакырам», - диде ул.

  • Шулай ук бүген Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишү каралган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100