news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер тәүлектә 116 йортның түбәсен кар һәм боздан чистартканнар

Казанда бер тәүлектә 116 йортның түбәсен кар һәм боздан чистартканнар
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Татарстан башкаласында узган тәүлектә 116 күпфатирлы йортның түбәсен кар һәм боздан чистартканнар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР башкаласында барлыгы 2090 авыш түбә исәпләнә. Бүгенге көндә аларның 1958е норматив хәлгә китерелгән. Эш планы 94 процентка башкарылган, дип аңлаттылар шәһәр администрациясендә.

28 февральдә Киров һәм Мәскәү районнарында 59 түбә чистартылган. Шәһәрнең Совет районында 33, Вахитов һәм Идел буе районнарында 15, ә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында тугыз түбә тәртипкә китерелгән.

Кышның соңгы көнендә йорт яны территорияләрен кардан чистарту эшендә 1306 эшче һәм 171 машина катнашкан. 1 мартка Казанның 4177 ишегалдының 4066сы, ягъни гомуми санның 97 проценты тәртипкә китерелгән, диделәр шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.

Бүген Татарстанда янәдән көчле кар яву фаразлана. Иртәгә республика территориясендә тагын җиңелчә буран була, томан төшә һәм бозлавык барлыкка килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot