news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер тәүлек элек югалган яшүсмер үле килеш табылган

Кичә социаль челтәрләрдә «Лиза Алерт» эзләү отрядының рәсми битендә Казанда 17 яшьлек яшүсмернең югалуы турында хәбәр чыкты.

Агентлыкка билгеле булганча, яшүсмер Марий Элда туып-үскән, берникадәр вакыт Казанда яшәгән.

Кичә ул очрашып йөри торган кызының подъездында туганнарына һәм якыннарына смс-хәбәр җибәргән. Анда ул аларны яратуы турында язган һәм кәрәзле телефонын дус кызының почта тартмасына салган.

Кыз егетнең кәрәзле телефонын тапкан, борчыла башлаган һәм егетнең әнисенә шалтыраткан. Әнисе килеп полициягә гариза язган.

Егетнең мәетен бүген иртән Юдино бистәсе янындагы урманда тапканнар. Ул үзенә кул салган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100