Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бер тәүлектә 1841 кеше административ җаваплылыкка тартылган
28 көндә булган 113 транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 140 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән һәм 2 кешенең гомере өзелгән
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казанда, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, транспорт белән идарә итүче 1585 кеше һәм 256 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлегеннән алынган белешмә буенча, рульдәгеләрнең 121се каршы як юл хәрәкәтенә чыгып тотылган, 221е куркынычсызлык каешын кулланмаган, 21е пассажир ташуда, шул исәптән балаларны махсус кресло-җайланмасыз утыртып йөртүдә гаепләнә. Транспорт белән идарә итүчеләрнең тагын 9ы исерек килеш рульдә барган.
Шушы тәүлектә республика башкаласы юлларында 243 транспорт һәлакәте булган, 7 җәяүлене бәрдерү очрагы билгеле, алар исә төрле дәрәҗәдә имгәнгән, җәрәхәтләнгән.
Гомумән, Казанда 28 көндә булган 113 транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 140 кеше каза күргән һәм 2 кешенең гомере өзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз