news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер тәүлектә 1813 кеше административ җаваплылыкка тартылган

Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепләнә

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Узган тәүлектә Казан урамнарында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, транспорт белән идарә итүче 1565 зат һәм 248 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган.

 Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ юлларда патруль хезмәте полкы пропаганда төркеме ачыклык кертеп, түбәндәге мәгълүматларны хәбәр итте. Җаваплылыкка тартылган рульдәгеләрнең 14е исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган, 68е каршы як юл хәрәкәтенә чыккан, 178е куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган, 34е кешеләрне утыртып йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, шул исәптән балаларны утыргычта тотып торырга тиешле махсус җайланмасыз алып барган өчен эләккән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100