news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер тәүлек эчендә федераль эзләүдә булган 2 ир-ат тоткарланган

Аларның берсе мошенниклыкта, икенчесе наркотикларның законсыз әйләнешендә гаепләнә

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). Кичә иртәнге 9да ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанның Идел буе районы Петровский бистәсеннән чыгып барган 39 яшьлек ир-атны тоткарлый. Әлеге зат РФ Җинаять Кодексының 159нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган (мошенниклык) җинаять сыйфатлары буенча буенча федераль эзләүдә булган.

3 сәгатьтән соң ведомстводан тыш сак экипажы башкаланың Зорге урамында беркайда да эшләмәүче 33 яшьлек казанлыны тоткарлый. Ул исә РФ Җинаять Кодексының 228нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган (наркотикларның законсыз әйләнеше) җинаять сыйфатлары буенча федераль эзләүгә игълан ителгән булган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot