news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер үсмерне урлаган өчен алты егетне хөкем итәчәкләр

Егетләр урланган үсмерне урманга алып китә, анда акча таләп итә, аннары төнгә Казанның бер мәктәбе бинасында бикләп калдыралар.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Казанда суд каршына алты егет басачак, аларны янап акча алуда һәм яшүсмерне урлауда гаеплиләр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү барышында ачыкланганча, узган елның 12 ноябрь кичендә алты егет (аларның дүртесе балигъ булмаган) таныш үсмерне машинага төртеп кертеп, Зөбәрҗәт күл янындагы урманга алып киткән. Анда алар үсмердән 10 мең сум акча таләп итә башлаган. Егетләр акча булмаячагын аңлагач, янап, үсмерне 25 мең сумга кредитка телефон сатып алырга мәҗбүр итәргә тырышкан.

Башта егетне өенә кайтарганнар, аннан ул паспортын алган. Аннары кәрәзле элемтә салонына алып китәләр, анда аңа кредит бирмиләр. Шуннан соң җинаятьчеләр Казанның бер мәктәбе янындагы бинада аны иртәнгә кадәр бикләп калдырганнар.

Икенче көнне алар аны янә икенче салонга алып баралар. Шунда әлеге үсмер алардан ычкынып, ярдәмгә полицейскийларны чакырган.

Барлык фигурантларның икесе генә үз гаебен таныган. Янап акча алу һәм урлау турындагы җинаять эше тикшерү өчен судка җибәрелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100