news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер машина юл чатында авария китереп чыгарган, өч кеше имгәнгән

Авария кичә кичке бишләр тирәсендә Профсоюз һәм Университет урамнары чатында булган.

Казанда бер машина юл чатында авария китереп чыгарган, өч кеше имгәнгән

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда чит ил автомобилен идарә итүче хатын-кыз юл чатында башка машинага юл бирмәгән һәм авария китереп чыгарган. Нәтиҗәдә, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авария кичә кичке бишләр тирәсендә Профсоюз һәм Университет урамнары чатында булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Шкода» автомобилен идарә итүче 34 яшьлек хатын-кыз башка транспорт чарасына юл бирмәгән һәм төп юлдан хәрәкәт иткән «Фольксваген» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Шкода» тротуарга менгән һәм юл билгесенә килеп сыланган.

«Авария нәтиҗәсендә өч кеше - «Фольксваген»ның 37 яшьлек йөртүчесе һәм шул ук автомобильнең 47 һәм 23 яшьлек ике пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100