news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер кырыгалдар 17 сатучының 40 мең сум акчасын үзләштергән

Әлеге очракка карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Казанда бер кырыгалдар 17 сатучының 40 мең сум акчасын үзләштергән
Рамиль Гали

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казанда интернет челтәре аша товар сатып алганда кешеләрне алдау белән шөгыльләнгән хатын-кызны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Полиция ачыклаганча, хатын-кыз, кыйммәтле әйберләр сату турында игъланнарны өйрәнеп, сатучылар белән очрашкан һәм  әйбер сатып алган өчен  акча күчерүен телефонда күрсәткән. Акча счетыгызга күчәчәк, дип ышандырган, күпмедер вакыт телефоннан шалтыратуларга җавап биргән, шуннан соң юкка чыккан.

Аның шәхесен бик тиз ачыклыйлар һәм тиздән кулга да алалар. Ул инде 17 кешене алдарга өлгергән була, зыянның күләме 40 мең сумнан артып китә.

Әлеге факт нигезендә «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100