Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бер кондуктор автобус эчендә егылып башын җәрәхәтләгән
Хәзерге вакытта кагыйдә бозучыны эзлиләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда бер кондуктор автобус эчендә егылып башын җәрәхәтләгән. Гадәттән тыш хәл узган шимбә иртәсендә булган. Автобуста төшерелгән кадрларда кондукторның салон буйлап баруы күренә. Кайсыдыр мизгелдә җәмәгать транспортын Hyundai автомобиле кистереп үтә. Нәтиҗәдә, шофер кисәк тормозга басарга мәҗбүр була. Автобус салоны буйлап барган кондуктор, тотынып калырга өлгермичә аркасы белән идәнгә егыла һәм башын бәрә.
Шунысын да искәртик: бу вакытта автобуста 20гә якын пассажир булган.
Урынга ЮХИДИ инспекторлары һәм ашыгыч ярдәм табиблары килә. Табиблар зыян күрүченең баш мие селкенүен ачыклый.
ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Тимляков «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, автобусны кистереп үткән шофер турындагы мәгълүматлар ЮХИДИ инспекторларына тапшырылган. Хәзерге вакытта кагыйдә бозучыны эзлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз