news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер кешене трамвай бәрдергән

Казанда Елга техникумыннан ерак түгел бер кешене трамвай бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» га шаһитлар хәбәр итте. Урында ашыгыч ярдәм эшләгән. Социаль челтәрләрдә шаһитлар сөйләгәнчә, участокта транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылган.

Метроэлектротранс «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте фактын расладылар. Зыян күрүчене Ашыгыч ярдәм бригадасы алып киткән, хәзерге вакытта урында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли.

«Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә ачыклык кертүләренчә, җәяүлегә 35 яшь тирәсе булган. Ул юлны җәяүлеләр кичүе аша чыкканда, аны уңга борылган трамвай бәрдергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot